Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Кайгырту"хәйрия фондына иганәләр җыю башлана. Акчаларны онлайн күчерергә мөмкин. Күчергәндә оешма исеменнән түләсәгез, оешманың исемен яки физик зат буларак түләсәгез, түләүченең ФИОсын күрсәтергә кирәк.
Өлкәннәргә ярдәм итү кампаниясе кысаларында акчаларны 2024елның 20 сентябреннән 2024 елның 1 октябренә кадәр күчерергә мөмкин булачак, дип өстәмә хәбәр итәбез.
"Кайгырту" хәйрия фонды өлкәннәргә, ятим балаларга, авыр тормыш хәлендә калган балаларга социаль тернәкләндерүдә ярдәм күрсәтә.
Килеп туган сораулар буенча 88436223980 (Гөлназ) телефоны буенча шалтыратырга.
