ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2024 ел
шимбә

 Мичән авыл жирлеге Яна Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасының калган өлешендә ПМК- 159 тарафыннан ремонт эшлэре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Чараның максаты-санитария-гигиена грамоталылыгын һәм сәламәт яшәү рәвеше нормаларын популярлаштыру.        

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба территориаль бүлеге башлыгы Хәбибуллина Ландыш Вакыйфовна шәхси гигиена, көн тәртибен саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында әңгәмә үткәрде. Укучылар Роспотребнадзор эше турында белделәр.

    Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора.     

     Кукурузны кырлардан  механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Гыймранов Нияз ура. Массаны ташуга   тугыз берәмлек техника куелган.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эшмәкәр нәрсә ала?

Документларны электрон форматта кабул итү-тапшыру өчен электрон документ әйләнеше системасына түләүсез керү мөмкинлеге бар. Хезмәт күрсәтү электрон документ әйләнеше системасында (600 данәгә кадәр) контрагентлар белән үзара эш итү өчен мәгълүматлар тапшыру сервисына керү мөмкинлеген һәм чыга торган документлар пакетын 1 елга үз эченә ала.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

20 сентябрь көнне Эзмә авылында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы мөгаллимнәренең "Мөгаллим исем түгел - мөгәллим һөнәр" исемле  концерты булып узды. Концертта педагог-музыкантлар, рәссамнар, хореграфлар, шулай ук аларның укучылары катнашты. Концерт программасында чит ил классиклары, татар һәм совет композиторлары әсәрләре яңгырады. Балалар Сәнгать мәктәбенең иҗади эшчәнлеге белән таныштылар, педагогның һөнәре һәм җәмгыятьтәге роле турында белделәр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

20 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге  базасында "Игелекле Саба" игелек үзәге ачылды. 

19 сентябрь көнне Иштуган китапханәсе Көзге урманга "Табигатьтән сәламәтлек" дигән экскурсия үткәрде. Экскурсия башланыр алдыннан балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр: сукмак буйлап барырга, тавыш чыгармаска, үсемлекләрне өзмәскә, ботакларны сындырмаска, ояларны һәм кырмыска ояларын җимермәскә һ.б. Балалар көз билгеләрен искә төшерделәр, Көзге урман тойгыларын белдерергә, "көзге урман музыкасы", "көзге урман хуш исләре"темаларына хыялланырга тырыштылар. Шулай ук балалар белән "без-көзге яфраклар"уены да үткәрелде. Экскурсия азагында балалар яфраклардан композиция ясадылар, аларда көз көне табигатьне күзаллауларын чагылдырдылар. Табигать белән аралашу беркемне дә битараф калдырмады. Экскурсия вакытында балалар бик күп уңай хисләр, күтәренке рух һәм яхшы кәеф алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19 сентябрь көнне Туктар авыл китапханәсе Мәртен авыл клубы (китап бирү пункты) белән берлектә укучылар өчен «Әдәплелек һәм игелек илендә» дигән тематик сәгать үткәрде. Чарада балалар әдәплелекнең нәрсә икәнен, җәмәгать урыннарында - мәктәптә, китапханәдә, кибеттә, кунакларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр . Кемне әдәпле дип атарга мөмкин? Нинди әдәпле сүзләр була? Ә китаплардан әдәплелек һәм яхшылык турында күпме кызыклы нәрсәләр белеп була. Китапханәче китапларга күзәтү үткәрде. Чара азагында балалар әдәплелек һәм яхшылык кагыйдәләренә өйрәнү бер дә кыен түгел, теләү генә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19 сентябрь көнне "Өлкәләр" клуб берләшмәсе өчен Мингер авылына экскурсия оештырылды. Сәяхәтебез башында без "Мингер тауэр" территориясенә күзәтү ясадык – аның рәсми исеме шундый – ачык калкулыкта, текә яр буенда урнашкан. Шунда ук "Сөембикә"манарасының клоны урнашкан. Шулай ук Миңгәр авылының "Затчы-Зодчий" дип исемләнгән  сәнгать  музей-остаханәсендә булдылар. Сәяхәтебез азагында Миңгәр авыл китапханәсендә урнашкан   Шәүкәт Биктимеров музеена  күзәтү ясалды,  аның иҗаты һәм тормышы белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә инвестиция программасы буенча югары вольтлы электр линияләренең баганаларын яңаларына алыштыру башланды. Эшләрне Балтач районының "Энергоресурс" ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International