20 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге базасында "Игелекле Саба" игелек үзәге ачылды.

2024 елның 20 сентябре, җомга

20 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге  базасында "Игелекле Саба" игелек үзәге ачылды.  "Игелек үзәге" ярдәм итәргә теләүчеләр һәм ярдәм кирәк кешеләр өчен мөрәҗәгат итү үзәге булачак. Биредә волонтерлар, ягъни ирекле ярдәм итүчеләр бердәм булып, аралашып, үзләренә фикердәш табып эшчәнлекләрен дәвам итәчәк. Үзәк ачылышында

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының гражданлык патриотизмы бүлеге җитәкчесе  Миронова Кристина Андреевна, Татарстан Республикасы  коммерцияле булмаган автоном  "Мәгълүмат-ресурс үзәге"

белгечләре Макарова Нелли Федоровна, Саитов Тимур Рамилевич, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы, «Яшьлек» яшләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы  Гумерова Алися Магфур кызы, " Хәят" 

коммерсияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе  Фатхрахманова Гульнара Шәүкәт кызы, Саба районында волонтерлык, ирекле ярдәм итүне үстерү өчен җаваплы  Давлетшина Венера Наил кызы һәм районыбыз волонтерлары катнашты.    Республикада бүгенге көндә шушындый 25 үзәк эшли. Әлеге үзәк аша ярдәм сорар өчен дә, ярдәм күрсәтү өчен дә Добро.ру сайтына теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International