21 сентябрь көнне Югары Симет авыл җирлегендә Бөтенроссия йөгеру көне “Милләтләр кроссы-2024" үткәрелде. Югары Симет урта мәктәбе укучылары ярышның иң актив катнашучылары булды. Чарада җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
"Аргамак" картодромында Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында "Милләтләр кроссы - 2024" спорт чарасы узды. Әлеге ярышларда Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкчелегендә коллективның спорт сөюче егетләре - кызлары да актив катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә салкыннар турында шторм кисәтүе
2024 елның 23-26 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта туңулар көтелә:
- 23 сентябрьдә урыны белән 0..-2°;
- 24-25 сентябрьдә күпчелек территориядә 0.. -5°;
- 26 сентябрьдә көньяк һәм көнчыгыш районнарда 0..-3°.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. 20 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеге» дигән әдәби-уен сәгате үткәрде. Китапханәчеләр гаилә традицияләре турында сөйләштеләр, татар гаиләсенең көнкүреш үзенчәлекләре, балалар тәрбияләү традицияләре турында искә төшерделәр, кунакчыллык традицияләре турында сөйләделәр. Китапханә кунаклары өчен тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Китапханәдә яңа китаплар һәрвакыт кечкенә бәйрәм! Китап-бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Ул яңа офыклар ача, игелек һәм шәфкатьлелек өйрәтә. Без яңа китапларга аерым игътибар бирәбез, алар чишелмәгән сер кебек, аны якыннары һәм хәтта бөтен дөнья белән уртаклашырга телибез. 21 сентябрьдә Ике басу Арташ авыл китапханәсенең "Яңа китап-яна дус" исемле китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм бу китаплар буенча күзәтү үткәрелде.
Саба район китапханәсе "Кабак бәйрәме - 2024" район иҗат фестивалендә катнашты. Бәйрәм Байлар Сабасының үзәк мәйданында узды, анда кабак һәм башка яшелчәләрдән композицияләр күргәзмәсе булды. Китапханә хезмәткәрләре район халкы өчен фотозона оештырды.
21 нче сентябрь көнне Мичән авыл җирлегендә «Татарстан кроссы-2024» чарасы үткәрелде. Бу республикабызның массакүләм спорт чарасы, аның максаты-яшь буынны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, шулай ук йөгерүне активлаштыру булып тора.
Бүген Шәмәрдәннең 250 дән артык кешесе "Милләтләр кроссы - 2024", "Татарстан кроссы - 2024" бөтенроссия йөгерешләрендә катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация