Бүген Шәмәрдәннең 250 дән артык кешесе "Милләтләр кроссы - 2024", "Татарстан кроссы - 2024" бөтенроссия йөгерешләрендә катнашты.

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген Шәмәрдәннең 250 дән артык кешесе  "Милләтләр кроссы - 2024", "Татарстан кроссы - 2024"  бөтенроссия йөгерешләрендә катнашты. Алар арасында ясле- бакча балалары, укучылар, студентлар, спортчылар, хезмәт коллективы эшчеләре , гомумән  спортны үз итеп, актив тормыш рәвеше алып баручылар бар иде.  Ярышны, "Шәмәрдәндә иң актив спортчылар яши. Без спорт белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алсын өчен тырышабыз."- дигән ялкынлы сүзләре белән, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Валиев башлап җибәрде . Ярышта катнашкан мәктәпкәчә яшьтәге бөтен балага да бүләкләр таратылды. Үз категориясендә җиңү яулаган спортчылар грамота һәм акчалата бүләккә лаек булды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International