“Татарстан кроссы-2024”

2024 елның 21 сентябре, шимбә

21 нче сентябрь көнне Мичән авыл җирлегендә  «Татарстан кроссы-2024» чарасы үткәрелде. Бу -  Республикабызның массакүләм спорт чарасы. Аның максаты - яшь буынны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, шулай ук йөгерүне активлаштыру булып тора.

Кросста  катнашулары белән укучыларыбыз, хезмәткәрләр актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга әзер булуларын тагын бер кат расладылар!Әлеге чарада актив йөгерешчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International