Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә силоска кукуруз хәзерләү бара

2024 елның 21 сентябре, шимбә

    Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора.     

     Кукурузны кырлардан  механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Гыймранов Нияз ура. Массаны ташуга   тугыз берәмлек техника куелган.

    Шоферлар: Сафиуллин Мөнир, Галимов Азат, Зарипов Ленар, Хәмидуллин Ленар,Исхаков Әгъзам,  Гәрәев Рәлиф, Сабирҗанов Айнур, МТЗ 1221 тракторында Каюмов Дамир, Т-150 тракторында Мәҗитов Альберт.

    Силос массасы трамбовкасында   Т-150 һәм К-702 тракторы җәлеп ителгән, аларда тәҗрибәле механизаторлар: Хаертдинов Фәрит ,Тимергалиев Ришат  эшли.

   Бөтен процессны  агрономнар Галиев Нияз Хәбирҗан улы  һәм Хаҗиев Рүзәл Рафыйк улы  җитәкли.

  Силос салганда яшел массаны  траншеяга тигезләп Һәм  тыгызлап  таптап урнаштырып баруга зур игътибар бирелә, чөнки терлек азыгының сыйфаты да шуңа бәйле. Әлеге участокта эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Вәлиев Марс Фәрид улы контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International