"Мөгаллим исем түгел - мөгәллим һөнәр" дип исемләнгән концерт

2024 елның 20 сентябре, җомга

20 сентябрь көнне Эзмә авылында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы мөгаллимнәренең "Мөгаллим исем түгел - мөгәллим һөнәр" исемле  концерты булып узды. Концертта педагог-музыкантлар, рәссамнар, хореграфлар, шулай ук аларның укучылары катнашты. Концерт программасында чит ил классиклары, татар һәм совет композиторлары әсәрләре яңгырады. Балалар Сәнгать мәктәбенең иҗади эшчәнлеге белән таныштылар, педагогның һөнәре һәм җәмгыятьтәге роле турында белделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International