ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Шекше төп мәктәбенең 3 нче һәм 6 нчы класс укучылары, язгы каникулны, әти-әниләре белән бергә Казан шәһәренә сәяхәт белән башлады.

Тэги: Мәгариф идарәсе

25
март, 2025 ел
сишәмбе

21 март Бөтендөнья шигърият көнендә Юлбат авыл китапханәсе мөдире «Әгәр мин шагыйрь булсам...”  дип исемләнгән кычкырып уку үткәрде. Укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен һәм аларның авторларын искә төшерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

15 март көнне Юлбат авыл китапханәсендә мәгълүмат көне үткәрелде. Катнашучылар китапханә фондындагы яңа китаплар белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл китапханәсе мөдире махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм "Ак калфак" клубы әгъзалары белән түгәрәк өстәл артында "Дин Һәм сәламәтлек" дип исемләнгән чара үткәрде. Катнашучылар Рамазан ае, дин һәм әхлак темасына чыгыш ясадылар, мөнәҗәтләр, вәгазьләр тыңладылар. Чарада "Дин Һәм сәламәтлек" турында китап күргәзмәсе күрсәтелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының алгы ягының түшәмнәре эшләнә, яктырткычлар куела, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бәдрәф булдырылды.  Штукатур эшләре бара, тәрәзә яңакларына һәм бәдрәф эчләренә плиткалар ябыштырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

"Яшьлек" яшьләр үзәге бүген, 2011-2012 елгы малайлар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол турниры уздырды.

22 мартта Лесхоз бистәсендә РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы Н.М.Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча Районара шәхси турнир узды. Беренчелектә 300дән артык кеше катнаша. Иң кечкенә катнашучыга 5 яшь иде – Арсланов Альмир Ильнур улы (Байлар Сабасы), 80 яшьлек Мөгтәсимов Хәмит Мирсәет улы (Лесхоз бистәсе) «Иң өлкән катнашучы» булды . Ачылу тантанасында Нургали Миңнехановичның улы - Раис Нургали улы Миңнеханов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе - Марат Рәшит улы Кәримов, Саба урманчылыгы директоры - Илһам Гайдулла улы Рәхмәтуллин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин һәм Саба районының төрле бүлекчәләре җитәкчеләре. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәр номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Конкур  буенча Саба муниципаль районы Кубогының Ватанны саклаучылар елына багышланган икенче этабы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Быел «Аеклык ноктасы " нда алкоголизмнан тернәкләнүне 200 татарстанлы узачак

Тэги: хастаханә

2025нче елның  25нче  мартында   Якупова Сайма Гапделбәр кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International