Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Сатыш ветеринария участогында профориентацион экскурсиядә булдылар. Баш ветеринария табибы Масгутов Ильнур Миннемөхәммәт улы үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. 3 авыл җирлеге һәм 12 авылга хезмәт күрсәтүче әлеге пункт һәм анда эшләүчеләрнең һөнәре укучыларда зур кызыксыну уятты.
23 март көнне Сатыш авыл мәдәният йорты һәм музей - мәдрәсә хезмәткәрләре авыл халкы өчен "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Авыл кешеләрен, кунакларны һәм балаларны мәдәният йорты каршындагы мәйдан җәлеп итте, бәйрәм рухы, музыка яңгырады, учакта пылау кайнады.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатында Бигәнәй командасы финал өлешендә уйный.
22 нче мартында Бигәнәй авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, “Нәүрүз – тынычлык һәм дуслык бәйрәмен “оештырды.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы Пенза шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
23 март көнне Түбән Утар авылы клубында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенә бертөрле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр һәм гасырларга сузылган кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән әйләндереп алынган. Нәкъ менә шундый бәйрәмгә астрономия календаре буенча яз башлануын билгеләүче “Нәүрүз” керә. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары уздырылды, күңелле җырлар яңгырады. Соңыннан барлык катнашучыларны, кунакларны тәмле ботка һәм коймак белән сыйладылар. Чара бәйрәм рухы һәм шәп кәеф тудырды.
23 март көнне Сүлә авылы клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Нәүрүз бәйрәме " - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Пенза шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
Бүген мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды.
28 меңнән артык медицина хезмәткәре СФРнын Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән махсус социаль түләү ала