Бүген мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды.
Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды.Нәүрүз – мөселманнарның табигать уянганда, яңа ел бәйрәме буларак үткәрелгән. Бу бәйрәм буыннан буынга тапшырылып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Нәүрүз бәйрәмен яз көне көн белән төн тигезләшкәндә - 21 нче мартта билгеләп үтәләр. Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата.
Нәүрүзбикәнең килүе чарабызга ямь өстәде.Бәйрәм татар халкының милли уеннары белән дәвам итте. Җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләр алдылар