23 март көнне Түбән Утар авылы клубында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенә бертөрле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр һәм гасырларга сузылган кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән әйләндереп алынган. Нәкъ менә шундый бәйрәмгә астрономия календаре буенча яз башлануын билгеләүче “Нәүрүз” керә. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары уздырылды, күңелле җырлар яңгырады. Соңыннан барлык катнашучыларны, кунакларны тәмле ботка һәм коймак белән сыйладылар. Чара бәйрәм рухы һәм шәп кәеф тудырды.