“ Нәүрүз-тынычлык һәм яктылык бәйрәме”

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

22 нче мартында Бигәнәй авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, “Нәүрүз – тынычлык һәм дуслык бәйрәмен “оештырды.  Бәйрәмгә “Яз -Нәүрүз бәйрәме” дип исемләнгән театральләштерелгән программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә кунакка бәйрәм хуҗалары «Нәүрүз» һәм «Кыш бабай»- чакырылды. Кыш бабай үз хакимлеген бирергә теләмәде. Үз хокукларын булдыру өчен, Нәүрүзбикә һәм  Кыш бабай белән үзара көч  сынаштылар. Көрәш белән булса да, Кыш бабай Нәүрүзбикәгә үз хокукларын бирәсе килмәде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар таптылар. Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысы да коймак һәм ботка белән сыйландылар. «Нәүрүз бәйрәме» - тынычлык һәм яхшылык, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын! Чара бәйрәм атмосферасы тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International