Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының алгы ягының түшәмнәре эшләнә, яктырткычлар куела, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бәдрәф булдырылды. Штукатур эшләре бара, тәрәзә яңакларына һәм бәдрәф эчләренә плиткалар ябыштырылды.