Күңелле яллар

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Шекше төп мәктәбенең 3 нче һәм 6 нчы класс укучылары, язгы каникулны, әти-әниләре белән бергә Казан шәһәренә сәяхәт белән башлады. Балалар  "Гаҗәеп тарих. Цирк новелласы" тамашасын карадылар. Акробатларның курыкмыйча оста итеп башкарган трюкларын,  күп төрле җанварларның  күнегүләрен зур кызыксыну белән күзәттеләр. Шулай ук укучылар, башкалабызның төрле истәлекле урыннарында булдылар. Каникулның бу көне истәлекле, күңелле һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International