"Яшьлек" яшьләр үзәге бүген, 2011-2012 елгы малайлар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол турниры уздырды.
Турнир Россия Федерациясе һәм Татарстани Республикасы гимннарын тыңлау белән башланып китте. Уеннарда барлыгы 6 команда катнашты. Ярышны «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы башлап жибәреп, катнашучыларга уңышлар теләде.
Нәтиҗәләр буенча түбәндәге командалар призлы урыннарга чыкты:
1 урынны Шәмәрдән жыелма командасы яулады.
2 урынны Мичән урта мәктәбе алды.
3 урынга Югары Симет урта мәктәбе лаек булды.
Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Командаларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!