22 мартта Лесхоз бистәсендә РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы Н.М.Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча Районара шәхси турнир узды. Беренчелектә 300дән артык кеше катнаша. Иң кечкенә катнашучыга 5 яшь иде – Арсланов Альмир Ильнур улы (Байлар Сабасы), 80 яшьлек Мөгтәсимов Хәмит Мирсәет улы (Лесхоз бистәсе) «Иң өлкән катнашучы» булды . Ачылу тантанасында Нургали Миңнехановичның улы - Раис Нургали улы Миңнеханов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе - Марат Рәшит улы Кәримов, Саба урманчылыгы директоры - Илһам Гайдулла улы Рәхмәтуллин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин һәм Саба районының төрле бүлекчәләре җитәкчеләре. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәр номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.