ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2024 ел
шимбә

26 апрельдә Байлар Сабасы Гимназиясе базасында, юл хәрәкәтендә законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен формалаштыру максатларында, "Куркынычсыз тәгәрмәч-2024"республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә Югары Симет авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен, тол калган өлкәннәрне ЭПУ «Сабыгаз» җитәкчесе Мөхетдинов Ирек Исмагил улы һәм авыл җирлеге секретаре Шәйхлиева Лилия Рафаэль кызы котлап чыктылар. Җирлектә алар барлыгы  5 кеше. Аларга котлау сүзләре җиткерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.  

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

26
апрель, 2024 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

26 апрельдә  Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының "Җыр – моңга күмик җиһанны" дигән күчмә концерты булды. Концерт Килдебәк авыл мәдәният йортынды узды. Тамашачыларга Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары матур программа бүләк итте. Музыка дөньясы безне тумыштан ук озата бара, бу дөнья искиткеч матур, аны күреп булмый, әмма ишетергә һәм тоярга мөмкин.

Тэги: мәдәният бүлеге

Иштуган авыл мәдәният йорты - Саба үзәкләштерелгән авыл клуб системасының 7 нче филиалында төзелеш - монтаж эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә минвата белән фасадны җылыту буенча эшләр алып барыла. Бу объект буенча подрядчы оешма итеп "ПМК №159" ҖЧҖ билгеләнгән.

Тэги: окс ОКС

Бүген 26.04.2024 елда "Саба муниципаль районы "Саба район үзәк хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең кан тамырлары үзәген төзү" объекты буенча чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Объект Россия Федерациясенең "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасының «Авыл территорияләренең заманча кыяфәте» ведомство проекты кысаларында «АртСтрой» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан төзелә.

Тэги: окс ОКС

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Курсабаш авыл җирлегендә тыл һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, хатыннарын котладылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамил улы һәм “Почта России” Саба бүлекчәсе җитәкчесе Заһидуллин Рафил Рафаил улы Татарстан Республикасы Рәисеннән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Бүген 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә оешмада полилингваль белем бирүне оештыруга заманча алымнар» темасына республика семинары узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

2024 елның 22 апреленнән 30 апреленә кадәр Европа иммунизация атнасы уздырыла.

Тэги: хастаханә
26 нчы апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар үткәрелде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International