"Куркынычсыз тәгәрмәч-2024"

2024 елның 27 апреле, шимбә

26 апрельдә Байлар Сабасы Гимназиясе базасында, юл хәрәкәтендә законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен формалаштыру максатларында, "Куркынычсыз тәгәрмәч-2024"республика конкурсының муниципаль этабы узды. Чарада 21 гомуми белем бирү мәктәпләреннән яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары катнашты.  Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - "Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе", 2 урын - "Гимназия", 3 урын - "Шәмәрдән лицее". Муниципаль этап җиңүчесе республика конкурсында катнашачак. Аларга уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International