Без «СВО солдатына ярдәм»акциясенә кушылырга булдык. 9 май көнне балалар приют хезмәткәрләре белән бергә чәк - чәк әзерләделәр. Балалар бик тырыштылар: камырны пөхтә итеп кистеләр, пешкән чәк-чәкне коробкага тутырдылар. Алар илебезне саклаучы каһарманнарга йөрәк җылысын салдылар. Бу татлы күчтәнәчләр сугышчан рухны күтәреп, туган якны искә төшереп торсыннар! Егетләребез белән горурланабыз!