9 май көнне Тургай волонтерлары тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зофаровна җитәкчелегендә «Елмаю бүләк итәбез, җылылык бүләк итәбез»Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Волонтерлар ветераннарның өйләренә барып, Җиңү көне белән котладылар, җырлары белән сөендерделәр, бүләкләр, чәчәкләр һәм үз куллары белән ясалган татар милли ризыгы чәкчәк бүләк иттеләр.
Балалар ветераннарга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Сугыш ветераннары буыны хәзер китә. Безгә бары тик сугыш һәм тыл геройлары турында якты истәлек сакларга, аларның батырлыгына лаеклы булырга тырышырга гына кала. Ватанны саклаучыларга Мәңгелек хәтер!