Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Юлбат авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен 10 нчы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе башлыгы Шафиков Айрат Вазыйх улы һәм авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы котлап чыктылар. Аларга котлау сүзләре җиткерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы Башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.
26 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре татар язучысы Г.Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Тукайлы балачак» балалар спектаклен оештырдылар
22 апрель көнне, “Гаилә елы уңаеннан”, Юлбат авыл китапханәсендә гаилә психологы, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия Рөстәм кызы белән чын күңелдән очрашу булды. “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән әлеге очрашуда балалар, тормыш иптәше, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында җанлы әңгәмә корылды, четерекле сораулар каралып, аларның чишелү юллары эзләнде. Җылы һәм күңелле барган әңгәмәдән һәркем канәгать калып, үзенә уйланыр һәм тормышын уңай якка үзгәртер өчен файдалы мәгълүмат алды.
25 апрельдә Республика фотоэшләр конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Анда безнең балалар актив катнашты. Приютта тәрбияләнүчеләр педагоглар җитәкчелегендә, Ватанга мәхәббәтне,патриотизмны һәм волонтерлыкны чагылдырган фотосурәтләр әзерләделәр. Катнашучыларның барысы да сертификат алды, ә ике бала җиңүчеләрнең дипломнарын алды: Рубцова Владислава педагог Сибгатуллина А. М. һәм Алиев Азат педагог Солтанова Р. Д.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Шәмәрдән авыл җирлегендә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр.
Авыл җирлекләрендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.
26 апрельдә авыл командасы арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды , анда 10 команда катнашты: Саба, Әлки, Азнакай, Кама Тамагы, Балтач, Биектау, Буа һәм Зәй районнары, анда 1 нче урынны Саба районы, 2 нче урынны Кама Тамагы һәм 3 нче урынны Әлки районы алды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Олы Нырты авылы җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы һәм Саба янгын сүндерү часте начальнигы Закиров Илдар Газизулла улы, Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм Саба муниципаль районы Башлыгы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.