ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Һәр елны Бөек Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын тәбрикләү оештырыла. Шул уңайдан бүген Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Саба РЭС начальнигы Р.Ш. Якупов, авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбе киңәшчесе Г.И. Шәрипова һәм Беренчеләр хәрәкәте әгъзалары котлады.Алар ветераннарга РФ Президенты В.В.Путинның, ТР Рәисе Р.Н. Миңнехановның, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның котлау открыткаларын, бүләк тартмаларын тапшырдылар һәм ветераннарга иң изге, җылы, матур теләкләрен җиткерделәр. Кызганычка каршы, ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Аларга киләчәктә ныклы саулык, бәхет, шатлык -куанычлар, озын гомер теләп калабыз һәм Бөек Ватан сугышы елларында башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Г.тукайның туган көне билгеләп үтелә.Аның әсәрләре балаларны туган як табигатенең матурлыгына сокланырга, мәрхәмәтле, кыю булырга өйрәтә. Бу көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә , шагыйрьнең тууына 138 ел тулуга багышлап, "Язлардан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара булды. Балалар презентация ярдәмендә әдипнең биографиясе белән таныштылар, күргәзмәгә куелган китапларын карадылар. Тукайның шигырьләрен образларга кереп яттан сөйләделәр. Чара азагында бергәләшеп, татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардылар. Чараны оештыручылар мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гафиятова Ә.Ф. һәм Сафина С.З, китапханәче Бәшәрова И.Р.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2024 елның 28 апреле  10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

28 апрель көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле (Казан шәһәрендә 15 м/с кадәр), яшен көтелә.

Дөньяны саклап калыгыз - вакциналагыз!
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БДБ) Аурупа төбәк бюросы һәм РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә, башка Европа илләрендә кебек, 2024 елның 22-30 апрелендә Аурупа иммунизация атнасы уздырыла.

Тэги: хастаханә

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычлыгы турында давыл турында кисәтү

2024 елның 28 апреленнән 2 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип көтелә (4 класс).

26нчы апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан  Саба районы мәгариф идарәсе белән “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе  берлектә оештырган “Күңелләрдә – Тукай рухы” дип исемләнгән Тукай әсәрләрен яттан укучылар бәйгесен йомгаклау тантанасы үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүгенге көндә донор кан компонентларына ясалма альтернатива юк, шул сәбәпле донор каны бәһасез! Шуңа күрә һәр сәламәт кешегә донорлар сафына басу бик мөһим, чөнки кан бирү – мохтаҗ пациентлар өчен искиткеч әһәмиятле хәйрия төре.     

2024 елның 26 апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Шагыйрьнең туган көнендә безнең яшь тәрбияләнүчеләребез бөек шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнделәр, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, чөнки алар безне матурлыкка, игелеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыралар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Теремок" түгәрәгендә Габдулла Тукай әсәрләре буенча инсценировкалар әзерләделәр. Һәр бала яшь артист буларак ачыла һәм бөтен җаны белән үз ролен уйный.

Тэги: ОСЗ Тургай

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсның төп бурычы-социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

 26 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күренекле татар шагыйре, язучы Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган концерт узды. Бу уңайдан Олы Кукмара авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәйлән " татар халык җыр һәм бию ансамбле тарафыннан концерт оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International