Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.
2024 елның 27 апрелендә Бөтенроссия шимбә өмәсе уза. Саба районы медицина учреждениеләре коллективлары якындагы территорияне төзекләндерү эшен дәвам итәләр. Бөтенроссия шимбәлеге кысаларында бордюрларны агарту, чәчәкләр утырту, агачлар агарту үткәрелде.
2024 елның 27 апрелендә Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы укучылары арасында иң гади авиамодельләр буенча республика шәхси-команда ярышлары узды.
2024 елның 25 апрелендә Зеленодольск шәһәрендә «Makerspace» Республика инженерлык ярышлары узды.
«Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) сезгә агымдагы елның апреленнән контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә алуда ярдәм күрсәтүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ташламалы микрозаймнар һәм поручительстволар рәвешендә дәүләт ярдәменең махсус финанс чаралары гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итә.
Бүген Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресе үткәрелде.
26 нче апрель көнне Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасына «Янгын күзәтчелеге» Иске Икшермә авылы бүлекчәсе командиры Миннегалиев Илшат Тәлгать улы чакырылды, балаларны янгын - коткару эшчәнлеге кагыйдәләре белән таныштырды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветеранының тол хатынын һәм тыл ветераннарын – барлыгы 8 кеше – якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котладылар . Аларга РФ Президенты В.В.Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Минниханов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләрне “СабЭнергоСервис” ААҖ җитәкчесе Яхин А.А., Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.А. һәм Беренчеләр хәрәкәте әгъзалары тапшырдылар.
27 апрельдә бөтен ил буенча "Бөтенроссия буенча өмә» игълан ителде. Өмә-әйләнә-тирә мохит турында кайгырту, файдалы эш эшләү һәм территорияне төзекләндерүгә өлеш кертү өчен бик яхшы мөмкинлек. Өмәләрдә катнашу күптән инде яхшы һәм файдалы традициягә әверелде. Ул кешеләрне берләштерә, уртак һәм кирәкле эш башкарырга - мөмкинлек бирә.