«Минем шәҗәрәм» республика шәҗәрә тикшеренүләре конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре.

2024 елның 27 апреле, шимбә

 «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

 

Комиссия, эшләрне бәяләү критерийларына таянып, яшь төркемнәрендә максатлар, бурычлар һәм тапшырылган эшләр саны сыйфатына бәйле рәвештә, нәтиҗә чыгарды. Муниципаль этап конкурсында җиңүчеләр дип түбәндәге эшләрне танырга:

 

 1 нче төркем яшь үзенчәлеге буенча:

 

 - Галимҗанова Нәфисә Фәндус кызы, "Минем нәсел шәҗәрәм" (ТР Саба МР «Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ);

- Шәйхетдинова Ләйлә Әлмир кызы, "Минем шәҗәрәм (ТР Саба МР «Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ).

 

2 нче төркем яшь үзенчәлеге буенча:

 

- Галимҗанова Алия Нияз кызы, "Минем гаиләмнең шәҗәрә агачы (ТР Саба МР «Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү мәктәбе-интернаты» МББУ).

 

3 нче төркем яшь үзенчәлеге буенча:

 

- Багманова Фирүзә Раил кызы, "Гаилә – буыннарның көмеш чылбыры" (ТР Саба МР «Түбән Шытсу урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ)

- Гаттарова Язилә Айдар кызы, "Шәҗәрәм-гаиләм көзгесе" (ТР Саба МР «Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү мәктәбе-интернаты» МББУ).

- Мифтахова Азалия Рөстәм кызы, «Шәҗәрә ул - үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә» (ТР Саба МР «Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ)

- Фатхриев Рушан Рөстәм улы, «Буыннар тарихы – гаилә ядкәре!» (ТР Саба МР «Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ)

Җиңүчеләрнең эшләре «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең республика этабына җибәрелде.

Конкурста катнашучыларның барысын да котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International