ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 28 апрелендә Н.В. Худын исемендәге "Вятские вырутасы" төбәкара бию фестиваль-бәйгесе үткәрелде.
Бәйге Вятские Поляны  шәһәренең "Победа" мәдәният сараенда уздырылды.  Гала концертта катнашу өчен 1 нче сайлап алу туры җиңүчеләре чакырылды. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән "Яшьлек" хореография коллективы һәм "Мизгел" төркеме катнашты (укытучылары  Мубаракзянова А. З.).
Бәйге нәтиҗәләре:
"Яшьлек" хореография коллективы "Мизгел" төркеме -  1 дәрәҗә лауреаты,
"Яшьлек" хореография коллективы - 2 дәрәҗә лауреаты.

Тэги: мәдәният бүлеге

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Ел саен без Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Миннулла Гариф улы Гарипов 1934 елның  14 апрелендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән.  Балачагы  авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ачылык-ялангачлык аны да читләтеп үтми. 1948 елда Түбән Шытсу мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый.  1952 елда армия сафларына алынып, 4 ел Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә солдат хезмәтен үти. Аннан шофер белгечлеге алып кайтып, бөтен гомерен туган колхозында  әлеге хезмәткә багышлый.  1960 елда Рәхимә Гата кызы белән гаилә корып, дүрт бала – Мөнир, игезәкләр Илшат-Илһам, Эльмира  исемле кыз-уллар  тәрбияләп үстерәләр.   Миннулла Гариф улы хуҗалыкның булдыклы, тырыш,  алдынгы   шофер буларак абруй казана.  "Беренче Май" колхозы рәисенең машина йөртүче булып эшләп, 1994 елда лаеклы ялга чыга.    Эшләү дәверендә күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.  Тормыш иптәше Рәхимә ханым  гомер буе Түбән Шытсу фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып халыкка игелекле хезмәт күрсәтә.  2017 елда бакыйлыкка күчә.  Бүгенге көндә уллары  Мөнир Казанда, Илшат, Эльмира Сабада,  Илһам Теләчедә яшәп, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куялар. Миннулла Гарипов авылда  дини кануннарны башкарып хөрмәт казанган мөхтәрәм кешеләрнең берсе дә.   Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Ун оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
27 нче апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «KRKA» компаниясе волонтерлары территорияне чистарту һәм учреждениенең коймаларын буяу буенча өмәдә катнаштылар.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
27 нче апрель көнне Саба муниципаль районында беренче «Мөмкинлекләр фестивале» узды, анда инвалидлыкның авыр формалары һәм психик тайпылышлары булган балалар катнашты.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

27
апрель, 2024 ел
шимбә

Бүген, 27 нче апрель көнне, Шәмәрдән зонасында, Саба районы беренчелегенә, мәктәп яшендәге кызлар арасында волейбол ярышлары узды.

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Сатыш авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен Саба районы хакимияте башлыгының социаль-икътисадый үсеш буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы һәм авыл җирлеге башлыгы котлап чыктылар. Җирлектә алар барлыгы  11 кеше. Аларга котлау сүзләре җиткерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы башлыгы Миннеханов Р.Р. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25 апрельдә Явлаштау мәдәният йортында шушы авылда туган шагыйрә Әлфинур Вафина белән очрашу булды. Очрашу җылы атмосферада узды.

Саба районы мәктәпләрендә 4-6 сыйныф укучылары өчен “Киләчәккә адымнар” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International