“Киләчәккә адымнар”

2024 елның 27 апреле, шимбә

 Укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, иҗади фикерләү, мөстәкыйль эш күнекмәләрен үстерү максатыннан, мәгариф бүлегенең эш планы нигезендә, Саба районы мәктәпләрендә 4-6 сыйныф укучылары өчен “Киләчәккә адымнар” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге конференция кысаларында 218 укучы үз эшләрен тәкъдим итте.

 Күпчелек катнашучы укучылар фәнни терминология кулланып сөйлиләр, аудиториянең игътибарын җәлеп итә беләләр.  Жюри әгъзалары мөстәкыйль эш этаплары булган, күләмле фактик материал тупланган эшләргә өстенлек бирде. Җиңүче һәм призерлар мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International