Шәмәрдән авыл җирлеге волонтерлары барысы да яраткан Җиңү паркын төзекләндерүдә актив катнашалар.
Д. М. Вәлиуллинга һәм С. А. Степановка аерым рәхмәтебезне белдерәбез.. Ел саен алар паркның чын символына әверелгән паровозыбызны чын күңелдән һәм җаваплылык белән буяп торалар. Аларның хезмәте һәм битараф булмавы нәтиҗәсендә җирлектә бәйрәм кәефе барлыкка килә, ә яраткан ял итү урыны барлык халыкның күзләрен сөендерә.
Сезнең өлеш-һәркем өчен үрнәк! Ярдәмегез һәм туган якка тугрылыгыгыз өчен рәхмәт.