“Тукай йолдызлыгы барда, татар мәңге калачак!” – әдәби кичә

2024 елның 28 апреле, якшәмбе

Ел саен без Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.  

26 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ак калфак» клубына йөрүчеләр өчен “Тукай йолдызлыгы барда, татар мәңге калачак!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Кичә барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук китапханәче тарафыннан Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Әлеге чара Г. Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International