Милләтебезнең матур гореф – гадәтләре, йолалары арасында Сабантуй – халкыбызның иң яраткан бәйрәме. Ә сабантуйга бүләк – бирнә җыю аеруча күңелле. Ул ел саен Лесхоз бистәсендә зур оешканлык һәм бердәмлек белән үтә.
Бүген дә, 30 май көнне, Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Лесхоз оешмалары белән берлектә бирнә җыю бик матур итеп, күтәренке рухта үткәрелде: милли киемнәрдән, гармун моңы, чиккән сөлгеләр, балаларның шатлыклы “урра” тавышлары белән. Бирнә җыю такмаклар, җырлар, рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Ә инде ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авылдашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп, хәтта мул табыннар белән дә көтеп тордылар. Әле тагын бистәбездә бу көнне балаларга конфет сибәләр. Сумка тутырып, сөенә-сөенә балалар җирдән конфет чүплиләр. Әлбәттә, матур гадәтләрнең безнең якларда бүгенге көнгә кадәр сакланып килүе — зур сөенеч.
Йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез югалмасын, җыр-моннарыбыз һәрчак яңгырап торсын, дигән теләктә авыл халкын 7 июнь көнне, кабат сабантуйны бәйрәм итәргә көтеп калабыз. Авылның яшәрүенә, шулай ук бүләк җыюда битараф булмаганнарга рәхмәт белдерәбез.