Бүген, Саба гимназиясенең 310 укучысы өчен «Мирас» балаларны сәләмәтләндерү лагере, 25 укучысы өчен «Рассвет» хезмәт лагерен ачу тантанасы булды. Әмма лагерьның урнашу урыны быел Саба урта мәктәбе базасы. Лагерь начальнигы Юнысова Л. Г. һәм өлкән вожатый Абдуллина Р. И. җәйге ял сменасын тантаналы рәвештә ачык дип игълан иттеләр. Балаларны бәйрәм белән котладылар һәм үгет — нәсыйхәт сүзләре җиткерделәр. Лагерь атмосферасы, балаларның ихлас елмаю, бәхетле көлү авазлары белән тулы иде. Алда балаларны яңа ачышлар, дуслык һәм иҗат тулы смена көтә бит!
Бергәләп иртәнге ашны ашап алгач, һәр отряд мастер-классларга таралды. Көннең үзенчәлекле вакыйгасы- балаларга "Беренчеләр хәрәкәте" панамалары тапшыру. Һәр катнашучы "Беренчеләр хәрәкәте" панамасын алды.
Алдагы көннәр дә матур вакыйгаларга бай, күңелле үтәр дип ышандырып калабыз. Чөнки барлык отряд вожатыйлары бу эшкә иҗади якын килеп, балаларга күңелле булсын дип тырышып эшли.