ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

26 нчы апрель көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, “Сабинское МПП ЖКХ” акционер җәмгыяте Генераль директоры И.Г. Хәбибуллин, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин,  башлангыч хәрби әзерлек фәнен укытучы И.Г. Хәлимов һәм юнармиячеләр белән бергә Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызының һәм Туктар авылында яшәүче Кадыйрова Нурзия Хәлим кызының хәлен белделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

26 апрель – Бөек Тукаебыз тууына 138 ел. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбендә бик матур шигырь бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре укылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге 2023 елда Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген (индикаторларын) бәяләү нәтиҗәләре буенча 2 урынны алды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Гадәттән тыш хәлләр шартларында шәхси состав һәм укучыларның эшчәнлеген өйрәтү максатларында янгынга каршы өйрәнү эвакуациясе.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

      Мөбарәкова Алина, тәрбияче  Давлиева Венера җитәкчелегендә, Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Безнең тәрбияләнүче Алина шифаханәгә сәламәтләндерү юлламасы өчен бүләкләр һәм сертификат алды. Җиңүчеләребезне котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган! Кечкенәдән үк без шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбиялибез. «Тукай безнең йөрәкләрдә»VII Республика ачык иҗат конкурсында катнашып, жину яуладык.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Лесхоз бистәсендә ТР Янгынга каршы хезмәтнең аерым постында булдылар

Тэги: Мишә авыл җирлеге

28 апрельдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр...". Әлеге чарада балалар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның тормышыннан кызыклы фактлар белделәр. Аның шигырьләрен кызыксынып тыңлыйлар, аларда берничә буын тәрбияләнә: әниләр һәм әтиләр, бабайлар һәм әбиләр, хәтта дәү әбиләр һәм бабайлар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар, табышмакларны чишәләр, викторина сорауларына җавап бирәләр, шагыйрьнең укыган әсәрләре турында фикер алышуда катнашалар. Ахырда татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын башкардылар. Габдулла Тукайның татар халкы өчен әһәмияте зур. Аның әсәрләре татар, рус һәм илнең башка күп кенә милли телләрендә зур тираж белән басыла. Шагыйрь үз халкы янында, бөтен күпмилләтле Россия халыклары белән бергә яшәвен дәвам итә. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлегендә өмә

Тэги: Мишә авыл җирлеге

28
апрель, 2024 ел
якшәмбе

 Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге дә 27.04.2024 көнне һәр ел кебек үк, традицион рәвештә "Бию калейдоскопы!" дип аталган төрле стильдәге бию кичәсе оештырды. Кичә  бию  конкурсы формасында узды, шуңа күрә хореография бүлегенең укытучылары Мөбарәкҗанова А.З. һәм Ахметшина З. Р.   барлык укучылары концерт номерлары әзерләделәр. 
Шунысы игътибарга лаек, хореография бүлегенең 4-5 сыйныф укучылары үзләре куйган биюләрен күрсәттеләр. Алар үзләре музыкаль материалны сайлап алдылар, бию идеясен, сюжет, костюмнар, реквизитлар  уйлап таптылар,  репетицияләр уздырдылар. Сәхнәгә куелган биюләрнең тематикасы төрле иде: халык, стильләштерелгән,  заманча, балалар биюләре... Биюләрне компетентлы жюри бәяләде, аның составына тәҗрибәле педагог - хореографлар  бар иде. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм 1-2-3 дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Гран-Прига 5 класс укучылары "Тау битендә" биюе өчен лаек булды. 

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International