ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2024 ел
якшәмбе

 Саба балалар сәнгать мэктэбенен хореография бүлеге дэ 27.04.2024 конне һәр ел кебек үк, традицион рәвештә "Бию калейдоскопы!" дип аталган төрле стильдәге бию кичәсе оештырды. Кичә  бию  конкурсы формасында узды, шуңа күрә хореография бүлегенең укытучылары Мөбарәкҗанова А.З. һәм Ахметшина З. Р.   барлык укучылары концерт номерлары әзерләделәр. 
Шунысы игътибарга лаек, хореография бүлегенең 4-5 сыйныф укучылары үзләре куйган биюлэрен күрсәттеләр. Алар үзләре музыкаль материалны сайлап алдылар, бию идеясен, сюжет, костюмнар, реквизитлар  уйлап таптылар,  репетициялар уздырдылар. Сәхнәгә куелган биюлэрнен тематикасы төрле иде: халык, стильләштерелгән,  заманча, балалар биюләре... Биюләрне компетентлы жюри бәялэде, аның составына тәҗрибәле педагог - хореографлар,  бар иде. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм 1-2-3 дэрэжэ лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Гран-Прига 5 класс укучылары "Тау битендэ" биюе очен лаек булды. 

Тэги: мәдәният бүлеге

2024 елның 28 апрелендә Н.В. Худын исемендәге "Вятские вырутасы" төбәкара бию фестиваль-бәйгесе үткәрелде.
Бәйге Вятские Поляны  шэхэренен "Победа" мәдәният сараенда уздырылды.  Гала концертта катнашу өчен 1 нче сайлап алу туры җиңүчеләре чакырылды. Хоснулла хэм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге 
Саба балалар сәнгать мэктэбеннэн "Яшьлек" хореография коллективы хэм "Мизгел" төркеме катнашты (укытучылары  Мубаракзянова А. З.).
Бәйге нәтиҗәләре:
"Яшьлек" хореография коллективы "Мизгел" төркеме -  1 дәрәҗә лауреаты,
"Яшьлек" хореография коллективы - 2 дәрәҗә лауреаты.

Тэги: мәдәният бүлеге

26
апрель, 2024 ел
җомга

26 апрельдә  Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының "Җыр – моңга күмик җиһанны" дигән күчмә концерты булды. Концерт Килдебәк авыл мәдәният йортынды узды. Тамашачыларга Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары матур программа бүләк итте. Музыка дөньясы безне тумыштан ук озата бара, бу дөнья искиткеч матур, аны күреп булмый, әмма ишетергә һәм тоярга мөмкин.

Тэги: мәдәният бүлеге

23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел Россиядә «Гаилә елы»дип игълан ителде. 23 апрельдә Саба районы мәдәният бүлеге Саба балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә "Талантлы балачак" фестиваль-конкурсын оештырды. Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, традицияләрне саклау, яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милләтенең хәзинәләрен барлау.

Конкурста «Декоратив-гамәли», «Рәсем сәнгате» һәм «Графика» номинацияләре буенча районыбызның төрле мәктәпләреннән 76 эш катнашты. Эшләргә Саба районы рәссамнарыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде.

Катнашучылар төрле дәрәҗәдәге лауреатлар һәм дипломант дипломнары белән бүләкләнделәр, ә җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Актив катнашуыгыз  өчен барыбызга да рәхмәт! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Тэги: мәдәният бүлеге

19
апрель, 2024 ел
җомга

18 апрельдә Казанның Уникс концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» XXIV ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. Гала-концертта 43тән артык эстрада номеры тәкъдим ителде. Фестивальдә катнашучылар рус һәм татар халык  җырларын, яшь катнашучылар халыкчан,  заманча хореография номерлары башкардылар.

"Вокал - соло" урта төркем  номинациясендә III урын дипломы белән Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы Габдрахманова Дина (җит. Дәүләтова Гөлназ Рәшит кызы) бүләкләнде. Укучыбызны һәм җитәкчесен җиңү белән котлыйбыз! Ирешкәннәрдә тукталмаска, һәрвакыт алга барырга, югары үрләр яулауларын телибез. «Созвездие-Йолдызлык " яшьләр фестиваленә озак еллар хәтердә сакланачак уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итүе өчен өчен рәхмәт.

Тэги: мәдәният бүлеге

7
апрель, 2024 ел
якшәмбе

Саба урта мәктәбенең 5 "Б" сыйныф укучылары өчен Саба район китапханәсе бүгенге датада билгеләп үтелә торган халыкара шулпа көне уңаеннан татар халкының милли ризыклары турында әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында китапханәче укучыларны безнең китапханәдәге аш-су китаплары белән таныштырды. Һәм алар нинди пешерү китаплары белән кулланалар, нәрсә пешерергә яратулары турында сөйләштеләр.

Тэги: мәдәният бүлеге

Бүген 7 апрельдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Казанда "Алтын Лира" Халыкара конкурсында катнаштылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба  балалар сәнгать мәктәбенең

"Яшьлек" хореография коллективы "Мизгел" төркеме (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.)  07.04.2024 конне "Бию планетасы" хореография һәм цирк сәнгате фестиваль бәйгесендә катнашты. Әлеге конкурс Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Красная Поляна поселогында инде 13 нче тапкыр үткәрелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Мизгел” төркеме “Стилизацияләнгән бию” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды, “Эстрада биюе” номинациясендә шулай ук 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

7 апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендә "Уңыш векторы" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты: в/а “Энҗе бөртекләре” (ук. Аксанова Л.М.) 1 дәрәҗә лауреат, х/к “Экспромт” (2 номер) һәм “Сплетение” (ук. Давыдова А.М.) 1 дәрәҗә лауреатлар, Павлова К. соло-хореография наминациясында 2 дәрәҗә лауреат. Давыдова Э. һәм Сәлимова С. - 3 дәрәҗә лауреатлар.

Тэги: мәдәният бүлеге

7 апрельдә Казан шәһәре Идел буе районының «Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар сәнгать мәктәбе» базасында «Весенние перезвоны» I Бөтенроссия инструменталь башкару осталыгы буенча конкурс узды.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International