«Бала – гаилә көзгесе» дип исемләнгән бәйрәм концерты.

2024 елның 1 июне, шимбә

Җәйге каникулларның беренче көнендә, 1 июньдә, «Гаилә» паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган концерт узды. Тамашачылар   Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат коллективларының, солист инструменталистларның, вокалистларның искиткеч концертын күрделәр. Чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Р.Ф. мөрәҗәгать итте. Ул төрле конкурсларда Гран-при дипломы ияләренә Саба муниципаль районы Башлыгының рәхмәтен һәм акчалата сертификатлар тапшырды. Паркта балалар өчен гамәли һәм техник иҗат күргәзмәләре оештырылды. Тамашачы балалар мастер-классларда катнашты, буяулар белән рәсем ясау, флаглар, сумкаларга рәсем төшерү, оригамидан курчаклар ясау, мозаика җыярга өйрәнделәр. Балачакның төп бәйрәме-Балаларны яклау көне шатлыклы, кыңгыраулы, җылы һәм матур итеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International