Саба балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе.

2024 елның 31 мае, җомга

2024 елның 31 маенда Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында  күптән көтелгән һәм искиткеч бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. 39 чибәр, өмет белән тулы егетләр һәм кызлар мәктәп тарихына үз битләрен язып, мәктәпне тәмамлау турында таныклык алдылар.

Чыгарылыш укучыларына котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Рөстәм Фидаилевич мөрәҗәгать итте һәм аларга мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлау турында таныклык тапшырды. «Мизгел» хореография төркеменең актив чыгарылыш укучыларына төрле конкурсларда югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерелде  һәм медаль тапшырылды. Традиция буенча  чыгарылыш укучыларын  сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы котлады . Уку елы дәверендә балаларына ныклы терәк булган әти әниләргә тирән рәхмәт белдерде.  

Укытучыларга карата бик күп җылы сүзләр яңгырады.  Бәйрәм программасында сәнгать мәктәбе сәхнәсендә чыгарылыш сыйныф укучылары  соңгы тапкыр чыгыш ясадылар.

Һәр мәктәп үзенең уңышлары, иң мөһиме үзенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурлана.  Балачакның якты хатирәсе булып, бүгенге көн чыгырылыш укучыларының күңелендә мәңге сакланыр. Алган белемнәрегез тормышты гел юлдаш булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International