«Җәй төсләре» - мастер-класс

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан иткән иде. Мондый карар гаиләне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде. Шул рәвешле, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда агач матрешкага рәсем ясау буенча гаиләләр арасында мастер-класс уздырылды. Әти-әниләр һәм балалар җәйнең якты, матур төсләрен кулланып әлеге чарада актив катнаштылар. Чыннан да, агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International