Бүген 2024 елның 25 июнендә Саба районының «Ямьле Саба» яр буенда МБОУ ДО «Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылар белән бергә «Минем гаиләм - минем байлыгым» дип исемләнгән уен - викторина үткәрделәр.
Уен - викторина Гаилә елына багышланган иде:
Укучылар тарих, традицияләр, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар викторина вакытында ике командага бүленделәр һәм үзләренә бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Һәр команданың бурычы мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга тиеш иде. Шулай ук хәрәкәтчән уеннар һәм биремнәр дә кертелгән иде. Укучылар белән викторина тәмамлангач, пленэр үткәрелде (саф һавада рәсемнәр ясау). Барысы да канәгать калдылар.