«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Бөтенроссия буенча өмә»

2024 елның 27 апреле, шимбә

27 апрельдә бөтен ил буенча «Бөтенроссия буенча өмә» игълан ителде.

Өмә-әйләнә-тирә мохит турында кайгырту, файдалы эш эшләү һәм территорияне төзекләндерүгә өлеш кертү өчен бик яхшы мөмкинлек. Өмәләрдә катнашу күптән инде яхшы һәм файдалы традициягә әверелде. Ул кешеләрне берләштерә, уртак һәм кирәкле эш башкарырга - мөмкинлек бирә.

«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре шулай ук «Бөтенроссия буенча өмә»дә катнаштылар. Кирәкле инвентарь белән коралланып, бирелгән территорияне тәртипкә китерделәр: кыштан соң калган чүп-чарны җыйдылар, коры яфраклардан чистарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International