ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге окс

30 сентябрь көнне  Сүлә авыл клубында, ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясенә берләшү көненә багышланган «Бер ил, бер гаилә, бер Россия!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Алып баручы балаларга Россиянең 30 сентябрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле датасы тарихы һәм яңа территорияләрнең статусы турында сөйләде. Аннары без Россия флаглары белән, бәйрәм хөрмәтенә тематик сәгатьне, велосипедта йөрү бн дәвам иттек. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Агымдагы атна 9-15 октябрьдә Россиядә психик сәламәтлекне саклау атнасы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, «Саба район үзәк хастаханәсе бу өлкәдә гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан берничә тематик чара үткәрә.

Кичә, 10 октябрьдә, Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба ДШИ МББУда "Саба РҮХ" ДАССО табиб-психиатры Йосыпова Миләүшә Хәмит кызы һәм Саба ДШИ хореография бүлеге укучылары очрашты.

Тэги: хастаханә

10 нчы октябрь Cаба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге баян классы укучыларының «Безнең кадерле әтиләр өчен концерт» - викторинасы узды. 

Тэги: мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес" үзәге даими нигездә социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту үткәрә.

2023 нче елның 8 нче октябрь  көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды.

Өлкәннәр көне-чиксез кадерле кешеләребезнең игелекле һәм якты бәйрәме, анда без әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның аерым игътибарын җәлеп итәбез. Бу көнне һәр өлкән буын вәкиленә сәламәтлек һәм озын гомер теләүләре белән рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү декадасы кысаларында, 9 октябрьдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Югары Симет, Иске Мичән, Кызыл Мишә һәм Чабья-Чурчи мәдәният йортлары белән берлектә, Саба районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннары өчен "Ябалакта кунакта" паркында театральләштерелгән экскурсия үткәрделәр. Аннары алар Саба урманчылыгы музеенда һәм Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Колокол" музеенда булдылар. Бәйрәм азагында Лесхоз мәдәният йортында чәй эчү оештырылды, ул Саба район мәдәният йорты һәм Лесхоз мәдәният йортының "Шома бас" балалар бию коллективы хезмәткәрләре башкаруында якты һәм төсле концерт номерлары белән озата барды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары

 

Югары Шытсу мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан чара үткәрелде. Алып баручылар тарафыннан кызыклы программа әзерләнгән иде. Укытучылар әлеге чарада бик теләп катнашылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International