Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 18 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 11 октябре 00.00 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2023 елның 11 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
2023 елның 9 октябрендә гимназиядә укучылар һәм укытучылар арасында «Oldы VS Zoomerы» исемле уен узды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым хисабына юллар төзекләндерү эше төгәлләнде. Югары Шытсу һәм Елыш авылында барлыгы 157м.юл ремонтланды, Түбән Шытсуда юллардагы чокырларны тигезләү эше башкарылды. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ башкарды.
2023 елның 28-30 сентябрендә Карелиядә 150 гә якын укытучы һәм педагогик юнәлеш студентлары VI Республика педагогик форумында җыелды.
Түбән Шытсу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан концерт үткәрелде. Концерт программасы авыл җирлегендә урнашкан мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашында башкарылды. Бәйрәм чарасы "Шытсу" авыл хуҗадыгы җәмгыяте һәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән чәй табынында җанлы аралашу, тәмле ризыклардан авыз итү белән тәмамланды.
Түбән Шытсу авылында корган агачлар киселеп, территория читсартылды.
Киров өлкәсендә 1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Идел буе федераль округы авыл яшьләре Слеты узды. Татарстан Республикасы делегациясе составында Түбән Каманың авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. Идел буеның авыл яшьләрен тантаналы ачуда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе спикеры Евгений Люлин һәм башка дәрәҗәле кунаклар сәламләде. Беренче Слетның төп темасы - авыл территорияләрен үстерү, авылларда яшьләргә ярдәм итү һәм ныгыту. Өч көн дәвамында дискуссия мәйданчыкларында яшь кешеләрнең уңышлы тәҗрибәләре каралды, яңа чишелешләр һәм закон инициативалары формалашты.