2023 елның 28-30 сентябрендә Карелиядә 150 гә якын укытучы һәм педагогик юнәлеш студентлары VI Республика педагогик форумында җыелды. Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү мәктәбенең кайбер педагогларына монда катнашу бәхете тиде.Программада тәҗрибәле педагоглар һәм мәгариф өлкәсендә танылган белгечләр лекцияләре, мастер-класслары булды. Катнашучылар проблемалар белән уртаклаша алдылар, аларны хәл итү мөмкинлекләре турында фикер алыша алдылар, үсеш нокталарын һәм алга таба үз-үзләрен камилләштерү юлларын күрә алдылар, яңа идеяләр белән тулыландылар, остазлыкның төрле алымнары белән таныштылар.