Агымдагы атна 9-15 октябрьдә Россиядә психик сәламәтлекне саклау атнасы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, «Саба район үзәк хастаханәсе бу өлкәдә гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан берничә тематик чара үткәрә.
Кичә, 10 октябрьдә, Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба ДШИ МББУда "Саба РҮХ" ДАССО табиб-психиатры Йосыпова Миләүшә Хәмит кызы һәм Саба ДШИ хореография бүлеге укучылары очрашты.
Психик сәламәтлеген саклау өчен Миләүшә Хәмит кызы беренче чиратта зарарлы гадәтләрне бетерергә, йокыны җайга салырга, сәламәт туклану принципларын тотарга, иҗатка һәм спорт белән шөгыльләнүгә (физкультура белән шөгыльләнү) күбрәк игътибар бирергә киңәш итә.
Моннан тыш, табиб-психиатр туганнары һәм якыннары, дуслары белән аралашуның, тирә-юньдәгеләрнең ярдәмен кабул итүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Спорт белән шөгыльләнү үзендә тискәре эмоцияләр тупламаска ярдәм итә. Ә уңай эмоцияләр күбрәк булсын өчен, игътибарны рәхәтлек китерүче эшчәнлек төрләренә юнәлтергә кирәк.
Иң мөһиме-психик сәламәтлекнең нигезендә сәламәт яшәү рәвеше ята.
Очрашуның инициаторлары - Саба ДШИ МББУ укытучылары һәм Аллагияр Вәлиуллиннар Мөбарәкҗанова А. З. һәм Абдуллин Р. Х.