Спортинг- компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 9 нчы этабы

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

2023 нче елның 8 нче октябрь  көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Алабуга, Азнакай, Әлмәт шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Удмуртия өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш  барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

            Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 9 нчы этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

1 урын –  Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 урын –  Басыйров Алмаз (Казан шәһәре)

3 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре)

 “В” категориясендә:

1 урын – Кобзев Алексей (Казан шәһәре)

2 урын – Мостафин Илдар (Алабуга шәһәре)

3 урын – Сергеев Вячеслав (Казан  шәһәре)

“С” категориясендә:

1 урын – Александров Евгений (Ижевск шәһәре)

2 урын – Рябов Максим (Ижевск шәһәре)

3 урын – Абдуллин Алим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз  һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International