Язгы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2026 елның 24 апреле, җомга

Язгы-җәйге чор башлану, әйләнә-тирә мохитнең температурасы күтәрелү сәбәпле, ел саен янгыннар саны, янгыннарда һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр саны арта. Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар рөхсәтсез яндырыла.

 Фаҗигагә юл куймау максатыннан түбәндәге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:

- коры үләнгә ут төртмәгез; 
 утлы шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташламагыз; 
- коры һәм җилле көннәрдә учаклар кабызмагыз, аларны сүндермичә калдырмагыз;
 - балаларга янгын куркынычы булган предметлар белән уйнарга рөхсәт итмәгез;
 үз участогыгыз тирәли коры үлән чабыгыз.


Исегездә тотыгыз, ут белән оста эш итмәү кеше корбаннарына һәм матди зыянга китерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозуларның характерына һәм аларның нәтиҗәләренә карап, административ яисә җинаять җаваплылыгына тартыла.


 ЯНГЫН ЯКИ ТӨТЕН ЧЫККАН ОЧРАКТА

КИЧЕКМӘСТӘН ТЕЛЕФОН АША ХӘБӘР ИТЕГЕЗ:

ЯНГЫН СҮНДЕРҮЧЕЛӘР - «101»,

КӘРӘЗЛЕ ТЕЛЕФОННАН «»112",

 ТӨГӘЛ АДРЕСЫН КҮРСӘТЕП.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International