Югары Симет урта мәктәбе укучылары «Үз агачыңны утырт» дигән экологик акция оештырдылар. Балалар җимеш агачлары утырттылар. Кечкенә куллар энтузиазм белән чокырлар казыдылар, анда яшь агачларны ипләп кенә туфракка утырттылар. Һәр баланың күз алдында киләчәк өчен ниндидер мөһим нәрсә эшләве белән горурлану сизелә иде. Планетабызның яшел киләчәгенә без инде бүген үк өлеш кертә алабыз, яшь буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Әйләнә – тирә мохитне саклау эшчәнлегенә балаларны җәлеп итүнең менә дигән ысулы-агач утырту. Бу гади, ләкин әһәмиятле акт балаларда әйләнә-тирә дөнья өчен җаваплылык хисе тәрбияли, аларны табигатькә сакчыл карарга һәм аның ресурсларын саклауның мөһимлеген аңларга өйрәтә. Утыртылган үсентеләр менә дигән агачларга әверелер, алар безнең беренче сыйныф бөркетләре белән бергә үсәр дип өметләнәбез.