11 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гарденотерапия» социаль-реабилитация технологиясе үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар бүлмә гөлләре утырттылар.
08 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә 2009-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика кроссы буенча «Энергия Добра» Кубогына ярышлар булып узды.
Курсабаш авылында яшәүче Зариповлар гаиләсе ярты гасыр диярлек бергә яшиләр, шуның белән үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык барлыгын исбатлыйлар. Кадерле юбилярлар! Авыл җирлеге администрациясе исеменнән сезне котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер!
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
Сүлә авыл клубында бәйрәм чарасы оештырылды. Бу бәйрәм лаеклы, зирәк, хөрмәтле - Өлкәннәребезгә багышланды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар төрле темаларга аралаштылар, яшьлек хатирәләрен искә алдылар, гармун һәм тальян көйләренә халык җырларын башкардылар.
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
30 сентябрь көнне Сүлә авыл клубында, ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясенә берләшү көненә багышланган «Бер ил, бер гаилә, бер Россия!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Алып баручы балаларга Россиянең 30 сентябрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле датасы тарихы һәм яңа территорияләрнең статусы турында сөйләде. Аннары без Россия флаглары белән, бәйрәм хөрмәтенә тематик сәгатьне, велосипедта йөрү бн дәвам иттек.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Агымдагы атна 9-15 октябрьдә Россиядә психик сәламәтлекне саклау атнасы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, «Саба район үзәк хастаханәсе бу өлкәдә гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан берничә тематик чара үткәрә.
Кичә, 10 октябрьдә, Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба ДШИ МББУда "Саба РҮХ" ДАССО табиб-психиатры Йосыпова Миләүшә Хәмит кызы һәм Саба ДШИ хореография бүлеге укучылары очрашты.
10 нчы октябрь Cаба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге баян классы укучыларының «Безнең кадерле әтиләр өчен концерт» - викторинасы узды.