Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәнсенең уку залында “Сядем рядком- поговорим ладком” исеме астында әдәби сәгать узды.
11нче октябрь көнне Саба гимназиясенең 1 "В" сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.
Безнең якташыбыз Сафира Фәйзетдинова-өстәл теннисы буенча Россиянең яшьләр җыелма командасы составында быелның 15-23 октябрендә Дурбан шәһәрендә ЮАР «БРИКС илләре уеннары» Халыкара ярышларында катнашачак. Уңышлар аңа!
11 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән «Гадәттән тыш хәлләр калейдоскобы» дәрес – тренинг үткәрделәр. Дәреснең максатлары: халыкны " Гадәттән тыш хәлләр "дип аталырга мөмкин булган ситуацияләр, гадәттән тыш хәлләр белән таныштыру; катлаулы ситуацияләрдә чишелеш табу күнекмәләрен үстерү; куркынычның нинди булуы һәм ни өчен барлыкка килүе турында күзаллау формалаштыру; тормыш өчен куркыныч булган ситуациядә теоретик һәм практик белемнәрне һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту.
10 октябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортының Мирас фольклор коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатътә катнашучылар һәм балалар Лесхоз бистәсендәге картлар йортында булдылар. Чыгышлар өлкәннәрнең күңеленә хуш килде: җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар да рәхәтләнеп җырладылар һәм алкышладылар.
Балаларда туган як табигатенә карата кызыксыну теләген уяту максатыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре укучыларга «Үсемлекләр дөньясы белән танышу» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында балаларны үсемлекләренең кайбер төрләре, аларның үсү тәртибе, тәбигый үзенчәлекләре, хуҗалык тормышында кулланылышы, әһәмияте белән таныштыру бурычы куелды.
Саба муниципаль районының Мамалай авылында автомобиль юлында ясалма яктырту урнаштыру буенча эш башланды.
Саба муниципаль районы Аккүл-Бигәнәй авылында Казкаш елгасы аша күперне капиталь ремонтлау дәвам итә.
2023 елның 7 октябрендә Буа шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-лапта буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Инклюзив белем бирү ул – гомуми белем бирүдә инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социумга тартым булырга тиеш икәнне аңлауга нигезләнгән практика.