Куркынычсыз интернет темасы бүгенге көндә бик актуаль. "Яшьлек" яшьләр үзәге бүген яшүсмерләр өчен «Имин интернет»темасына профилактик квиз-уен үткәрде.
2023 елның 12 октябре 21.00 сәгатьтән 13 октябрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2023 елның 13 октябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 15-20 м/с, төнлә урыны белән 24 м/с кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле сакланачак.
12 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннәр” клубы әгъзалары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Бүген, 12 октябрьдә, «Саба район үзәк хастаханәсендә артериаль гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары буенча онлайн Сәламәтлек мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әлеге дәрестә тән авырлыгы артып китү турында ,аз хәрәкәтләнү, стресска чыдамлылык турында сойләнелде.
Сабабаш авылында аренда торагы төзелеше
Музейларда бөтен бер халыкның тарихы, әдәбияты, сәнгате саклана. Музей – ул хәтер хәзинәсе. Саба районы Юлбат авылында да озак еллар дәвамында тарих укытучысы булып эшләгән Сафин Ильдар Фатхулла улының шәхси музее бар. “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләр, тарих белән кызыксынучылар өчен шул музейга сәяхәт оештырылды. Ильдар абыйның еллар дәвамында җыелган экспонатлары, Юлбат авылы тарихы турында күп кенә мәгълүмат тупланылды. Әлеге музей татар халкының элеккеге тормышын чагылдырган бай тарихи ядъкәре булып тора.
Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ел инженеры «республика конкурсын үткәрү турында» 22.04.2019 № 325 карары һәм оештыру комитетының 19.09.2023 карары нигезендә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелектә тануны тәэмин итү, бүләкләү һәм тарату максатларында «Ел инженеры» IV Республика конкурсы старт алды (алда конкурс).
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәнсенең уку залында “Сядем рядком- поговорим ладком” исеме астында әдәби сәгать узды.
11нче октябрь көнне Саба гимназиясенең 1 "В" сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.