Бүген, 12 октябрьдә, «Саба район үзәк хастаханәсендә артериаль гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары буенча онлайн Сәламәтлек мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әлеге дәрестә тән авырлыгы артып китү турында ,аз хәрәкәтләнү, стресска чыдамлылык турында сойләнелде.
Дәреснең темасы: «Артериаль гипертония турында нәрсә белергә кирәк".
Табиб-кардиолог, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ФДБББУ кардиология кафедрасы доценты, Галиева Зөлфия Марселевна риск төркемендәге пациентларга артериаль гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары барлыкка килмәсен өчен үз тормыш рәвешеңне ничек үзгәртергә кирәклеген сөйләде.
«Сәламәтлек мәктәбе "онлайн рәвештә" Татарстан Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге " ДАССО оештырды. Онлайн-дәрес Россиянең «Контур-Толк»сервисында узды.