ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2023 ел
җомга

    2023 елның сентябреннән район мәктәпләрендә “Гаилә белеме” дәресләре кабат башланып китте. Октябрь аенда Килдебәк урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее укучылары Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә әлеге дәрес кысаларында очрашуда булдылар.

 

2023 елның 31 октябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Банк Санкт-Петербург "Чикләүләр булган шартларда ВЭДны ничек алып барырга" темасына семинар үткәрәчәк.

    Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 05.04.2023  249 номерлы Указына ярашлы рәвештә 2024 елның мартында Бөтендөнья яшьләр фестивале үткәрелә.


12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә

бик көчле җил турында шторм кисәтүе.

Якындагы 1-3 сәгатьтә, 2023 елның 12 октябрьдә кичен һәм 13 октябрендә төнлә белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыш җилнең 25 м/с ка кадәр көчәюе көтелә.

2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" дигән фестиваль-конкурс игълан ителде. 7 октябрьдә Килдебәк авылы мәдәният йортында конкурсның зона туры узды, анда Олы  Шыңар авыл җирлегенә караган оешмаларда эшләүче,үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга “Кияү мунчасы” халык йоласын тәкъдим иттеләр. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

 Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү  сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе  Р.Н. Миңниханов белән тантаналы бәйрәм

Тэги: УСХИП

2023 елның 1 октябреннән 6 октябренә кадәр К.С. Байкиев исемендәге Икшерма кадет мәктәп - интернаты  укучылары Бөтенроссия «Зарница»  хәрби-спорт уены финалында катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Көз-искиткеч вакыт.  Ул  безнең табигатебезгә соклану вакыты, нәкъ менә көзге чор кабатланмас һәм үзенең төрлелегендә матур.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниясе башланды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов  җитәкчелегендә, язылу кампаниясендә катнаштылар һәм район газетасы «Саба таңнары»на язылуны рәсмиләштерделәр. Район газетасы -  бик кирәкле элемтә каналы,дип әйтергә мөмкин.  Аның битләрендә эчтәлекле, кызыклы мәкаләләр басыла. Районның барлык вакыйгаларыннан һәм яңалыкларыннан хәбәрдар булу һәм матбугат белән тыгызрак элемтәдә тору һәркем өчен мөһим.

Куркынычсыз интернет темасы бүгенге көндә бик актуаль. "Яшьлек" яшьләр үзәге бүген  яшүсмерләр өчен «Имин интернет»темасына профилактик квиз-уен үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International